Расланган график нигезендә, «Шешмаойл» АҖ әлеге оешма карамагындагы кар машиналарына ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде. Предприятиедә барлыгы 10 кар машинасы теркәлгән. Техник карау барышында тиешле техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, машина йөртүчеләрнең «А1» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде.
Техник карау тәмамланганнан соң техниканы әзерләүгә кыскача анализ ясалды, үзйөрешле машиналар, шул исәптән 2022 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Баш инженер С.Н.Миронов җитәкчелегендә кар машиналары беркетелгән операторлар машиналар әзерләүгә җаваплы караганнар һәм барлык кар машиналарына техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.