Мөслим муниципаль районының «Мост» ҖЧҖдә махсус техникага тикшерү уздырылды.
Тракторлар, төягечләр һәм грейдерлар янгын сүндергечләр, аптечкалар белән тәэмин ителгән. Механизаторларга махсус кием бирелгән. Техник карау барышында механизаторларның таныклыклары, транспорт чараларын теркәү турында таныклыклар тикшерелде. Күрсәтелгән барлык 14 берәмлек махсус техника техник карауны уңышлы уздылар.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.