2022 елның IV кварталындагы эшкә йомгак ясау

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Агымдагы атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт техник күзәтчелек буенча территориаль бүлекләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, анда 2022 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

Аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус транспортка дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Андрей Герасимов «Контроль-күзәтчелек чаралары. Татарстан Республикасы территориясендәге аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге (контроле) турында» чыгыш ясады.

Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Рәдис Кадыйров чарада катнашучыларга электрон ПСМ белән эшләү турында җиткерде.

Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы  Венера Хәбибуллина 2023 елда 2022 хисап елы буенча керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр биргәндәге яңалыклар белән таныштырды.

Оештыру-хокук һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе 2022 елгы кадрлар эшенә йомгак ясады.

Территориаль бүлекләрнең җитәкчеләре алып барылган күзәтчелек эшчәнлеге, күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре турында хисап тотты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International