Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында тракторлар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Исемлеккә «В», «С» һәм «D» категорияләре буенча түләүле нигездә белем алган 22 кеше кертелгән иде. Имтиханнарның беренче көнендә шулар арасыннан 10 кеше катнашты, теория һәм гамәли өлешләрне 5 кеше уңышлы тапшырды. Имтиханнар 13 гыйнварда дәвам иттереләчәк. Беренче тапкырдан ук тапшыра алмаган кешеләр җиде көн узгач кабат имтиханга кертеләчәк.
Рафил Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.