Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр өчен иң киеренке вакыт, ул – урып-җыю.
Күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, алар арасында механизаторларның, бигрәк тә ашлык җыю комбайннарында эшләүче кешеләрнең имин эш шартларын булдыру бик мөһим. Аларга иң зур җаваплылык йөкләнгән. Шуңа күрә предприятие ашлык җыю комбайннарында эшләгәндә хезмәтне саклауны тәэмин итәргә тиеш.
Урып-җыю эшләре урып-җыюдан гына түгел, ә эшләрне башкарганда иминлекне ныгытуга юнәлдерелгән гомуми оештыру чараларыннан да башланырга тиеш.
Комбайннарда эшләгәндә түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк.
Комбайн белән идарә итү хокукы булмаган һәм махсус инструктаж узмаган затлар эшкә кертелми. Комбайнда уңайлы һәм яхшы кием-салым һәм саклагыч күзлекләрдән эшләргә рөхсәт ителә. Чит кешеләргә комбайнда булу тыела. Двигательне кабызырга һәм комбайнны кешеләр булмаса гына, һәм сигнал биргәннән соң гына, йөртеп җибәрергә мөмкин. Барлык көйләүләрне һәм техник хезмәт күрсәтүне комбайн тулысынча тукталганнан соң һәм двигателе сүнгән торышта гына башкарырга кирәк. Ышанычлы терәклер белен беркетелмәген очракта, ургыч астында ниндидер төзәтү эшләрен башкарырга ярамый.
Ремонт эшләрен башкарганнан соң нинди дә булса корал калмаганмы, тикшереп чыгарга кирәк. Эшләп торган механизмнарга кул белән тияргә һәм әйләнеп торучы, киртәләп алынмаган шкивлар, чылбырлар, каешлар һәм йолдызчыклар янында тормаска. Барлык саклану җайланмалары үз урыннарында нык беркетелергә тиеш.
Тормозларның, руль идарәсе һәм сигнализация системасының ышанычлылыгын системалы рәвештә тикшерергә кирәк. Комбайн тукталганнан соң тапшыру рычагын нейтраль хәлгә күчерергә һәм чапкычны сүндерергә кирәк. Комбайнны тизлек тапшыру өлеше эшләп торган килеш буксирга алу рөхсәт ителми. Җиңсез генә суытылмаган двигательнең радиатор капкачын ачарга ярамый. Аккумулятор батареясын алыштырганда киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә электролит эләгүдән сакланырга кирәк.
Комбайнның борылышын сәгатенә 3 ... 4 км тизлек белән башкарырга кирәк. 10° кадәрге тауларда, томанлы яки болытлы һава торышы вакытында да шундый ук тизлек белән хәрәкәт итү рөхсәт ителә. Транспортлаганда комбайн белән алда баручы транспорт арасында кимендә 30 м интервал үтәргә кирәк. Каршы як транспортыннан уң яктан 2 метр ераклыкта торырга кирәк.
Комбайн рамы массив металл чылбыры ярдәмендә җиргә салынырга тиеш. Комбайн төзек кораллар җыелмасы һәм медикаментлы аптечка белән тәэмин ителергә тиеш.
Комбайннарны кую һәм алар эшли торган урыннарда йокларга яки ял итәргә ярамый.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, моның өчен комбайнда ике янгын сүндергеч, ике тимер көрәк, себерке, брезент һәм су мичкәсе (50 л) булырга тиеш. Двигательдән чыгып торган торбага очкын сүндергеч кидерергә һәм коллекторны яхшылап тыгызларга кирәк. Комбайнны чисталыкта тотарга һәм урып-җыю калдыкларыннан вакытында чистартырга кирәк. Көн саен электр үткәргечләрнең төзеклеген тикшерергә һәм аның май һәм ягулык белән пычрануына юл куймаска кирәк. Комбайнны ягулык белән тәэмин иткәндә, ягулык һәм май түгелмәвен күзәтеп торырга кирәк. Комбайннарның туктау урыны, кыр станы, шулай ук ягулык салу пункты сөрелгән булырга һәм янгынга каршы чаралар белән тәэмин ителергә тиеш, шул исәптән янгын очрагында участокны сөрү өчен сабанлы трактор белән дә. Төнге саклау вакытында комбайннар бер-берсеннән 20 метрдан да ким булмаган ераклыкта булырга тиеш.
Тыела: билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, техник карау узмаган комбайнны кулланырга, Дәүләт техник күзәтчелек органнары белән килештермичә кобайнга конструктив үзгәрешләр кертергә; киңлеге 8 м булган аркылы һәм буйга 30...50 га участокларга бүленмәгән һәм 4 м киңлеккә пакус урталары сөрелмәгән килеш ашлык җыя башларга; очкын сүндергечләр белән җиһазланмаган машиналарга бөртек төйи башларга; ягулык бакларын тәэмин итү өчен чикләкләр кулланырга; тукландыру һәм кабызу системалары көйләнмәгән килеш эшләргә; тукталыш тормозын җибәрмичә комбайнны урынныннан кузгатырга; комбайн хәрәкәте тизлегенең вариатор приводы каешлары начар тарттырылган килеш эшләргә; тәмәке тарту, ашлык биләмәләрендә яисә алардан кимендә 30 м аралыкта эретеп ябыштыру эшләре башкарырга; ашлык биләмәләреннән 200 м якын аралыкта учакларга ягарга.
Урып-җыю – ул эшләрегезнең еллык циклын төгәлли торган җаваплы эш. Бу этапка җентекләп һәм алдан ук әзерләнеп куйсагыз, сезнең тырыш хезмәтегез урып-җыю вакытында шатлыклы һәм уңышлы булачак.
Яңа казанышлар һәм яхшы уңыш сезгә!
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.