2021 елның 13 октябрендә «Завод Техно» филиалы» ҖЧҖ предприятиесендә сәнәкле төягеч транспорт чараларына ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техник карау вакытында руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвен тикшерүгә, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 33 берәмлек техника арасыннан 32се буенча техник карау узу турында таныклык бирелде.
В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.