Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә.
Техниканы саклауга кую – эшләми торган чорда машинага зарарлы йогынтыларны булдырмаска мөмкинлек бирүче оештыру һәм техник чаралар комплексы ул. Оештыру чаралары саклау урыннарын тәэмин итү һәм җиһазлау, хезмәтне оештыру һәм түләү, исәпкә алу һәм саклана торган машиналар өчен җаваплылык, куркынычсызлык һәм янгын куркынычсызлыгы шартларын тудырудан гыйбарәт.
Техник чаралар:
Матди-техник саклау базасында (машиналар ишегалдында) түбәндәгеләр булырга тиеш:
Төп таләпләр: эштән бушаган барлык техника саклау урынына китерелергә, пычрактан һәм урак калдыкларыннан чистартылырга, коррозиягә каршы сакланырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.
Питрәч районының кайбер хуҗалыклары – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Рацин Шәле» ҖЧҖ, «Агролак-к» ҖЧҖ предприятиеләрендә әлеге чараларны төгәлләп киләләр.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.