Актаныш муниципаль районының «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ планлы тикшерү узды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

9, 10 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан Актаныш муниципаль районының «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ күчмә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында энергиясыешлы техника кулланыла торган авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык секторларына да игътибар бирелде, бу – машина-трактор паркы, ындыр табагы, терлекчелек фермалары.

Шулай ук техник документларны алып бару торышы да тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелде һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәне үтәү срогы – 2021 елның 10 октябренә кадәр. 

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International