Теләче районында «Хосусый зат» операциясе уза

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Закон таләпләре нигезендә һәм юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау максатында, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүне күзәтү өчен, быелның 8 сентябрендә Теләче районы территориясендә «Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында чираттагы рейд үткәрелде. Әлеге чара урыны итеп Иске Җөри авыл җирлеге территориясе сайланды, аларда дәүләт техник күзәтчелектә торган 73 берәмлек техника теркәлгән. Тикшерү барышында эксплуатацияләнә торган техникага карата 2 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм алар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст.буенча 2 карар чыгарылды. 

Мондый практика башка көннәрдә дә дәвам итәчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International