6 сентябрьдән Чистай районында «Хосусый зат-2021» операциясе бара.
Дәүләт билгеләре, теркәү турында таныклыклар, рөхсәт категорияләре булган таныклыкларга аерым игътибар бирелә. Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника каралды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 механизатор административ җаваплылыкка тартылды.
Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.