Кайбыч һәм Апас муниципаль районнарында «Хосусый зат» профилактика операциясе уза

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Хосусый зат» профилактика операциясен уздыру турында боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф. Солтанбәков һәм М.Н.Серебряков уртак рейд үткәрде. Рейд вакытында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тикшерелде. 

 Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган таныклыклар, техник тикшерү уздыру турында таныклык, ут сүндергеч, аптечка, тавыш һәм яктырту приборлары булуы һәм аларның төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә 3 беркетмә төзелде. Җитешсезлек очраклары, административ эшләргә теркәү өчен, фотога төшерелде.   

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International