Актаныш районында техниканы әзерләүдә төп эшләрнең берсе – көзге чорда эшләрне оештыру буенча баш инженерлар белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.А.Сәлимгәрәев, механикалаштыру буенча консультант Р.Р.Мөхәммәдиев, Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов катнашты һәм чыгыш ясады.
Киңәшмә «Таң» ҖЧҖ базасында узды, ул урып-җыюны уңышлы төгәлләгән. Саклауга кую буенча эшләр тулы куәтенә бара һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләре оештырылган.
Янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә чаралар, гомуми файдаланудагы юлларда барганда зур габаритлы техниканы озата бару, машина-трактор паркында тиешле тертипне саклау һәм авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга куюны оештыру – киңәшмәдә моңа төп игътибар юнәлтелде.
Шулай ук агымдагы чорда үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасын куллануга анализ ясалды һәм үткәрелә торган профилактик чараларның бурычлары һәм максатлары билгеләнде.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы.