2011 елның 23 августында «Азнакай политехника техникумы» ДАҺБУ базасында «В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 15 кеше кертелде, шуларның 15е дә теория өлешенә кертелде, 12се аны уңышлы тапшырып, гамәли өлешкә кертелде, анысын 11 кеше уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.