«Леруа Мерлен» ҖЧҖ техника тикшерелде

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021 елның 18 августында «Леруа Мерлен» ҖЧҖ базасында Әмирхан ур., 2 адресы буенча үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник карауга 11 берәмлек техника китерелде. Аларның барысы да техник карауны уңышлы узды.

Р.И. Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International