«Казан органик синтез» ГАҖ предприятиесендә техника тикшерелде

2021 елның 20 августы, җомга

2021 елның 18 августында «Казан органик синтез» ГАҖ базасында тракторларга һәм үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник карауга 62 берәмлек техника китерелде. Шулардан 56 берәмлек техник карап чыгуны уңышлы узды, 6 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.

Р.И.Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International