Лаеш муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрү графигы нигезендә 2021 елның 18 августында Казан халыкара аэропорты базасында техникага еллык техник карау уздырылды. Карауга 43 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, алар техник карауны уңышлы үтте. Тракторчы-машинистлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.