2021 елның 16 августында Баулы районы хуҗалыкларында «Комбайн операциясе» узды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов, 2021 елның 13 июлендәге № 01-05/160-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районы хуҗалыкларында шартлы рәвештә «Комбайн операциясе» дип аталган рейд үткәрде. Рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 4 карар бирелде, шул исәптән 2 вазыйфаи затка һәм 2 физик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясы буенча беркетмә төзелде.

2021 елның 20 июленнән башлап барлыгы 77 үзйөрешле машина тикшерелде, административ хокук бозу турында 7 карар чыгарылды һәм үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча 3 күрсәтмә бирелде. Район буенча тикшерүләр 2021 елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International