11 август көнне Кама Тамагы районы кырларында «Комбайн-2021» операциясе кысаларында комбайннарның торышы тикшерелде. Тәтеш районының баш дәүләт инженер-инспекторы белән берлектә, юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарының торышы һәм документлары тикшерелде. Рейд барышында 9 берәмлек техника каралды. Ачыкланган бозу очраклары буенча хуҗалык җитәкчеләренә, үтәү вакытын билгеләп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 күрсәтмә бирелде.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.