Тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга техник карау уздыру план-графигы нигезендә, Питрәч районында сәнәгать оешмаларында дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән техникага карата әлеге төр чаралар үткәрү дәвам иттерелә. 2021 елның 11 августында «Мехуборка КЗН» ҖЧҖ предприятиесе 10 берәмлек күләмендә үз техникасын тикшерүгә тәкъдим итте. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкаларга һәм ут сүндергечләргә, теркәү документларына, ОСАГО полислары булуына аерым игътибар бирелде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча техник карап чыгу вакытында белдерелгән таләпләрне бозу буенча 2 техник карау акты төзелде. Тикшерүне уңышлы узганнарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.