Бөгелмә районында «Комбайн операциясе» уза

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәр «Комбайн операциясе» исеме белән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уза. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе әлеге чараны комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү, мөлкәтне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, имгәнүләрне киметү, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү максатларында уздыра.

Операция барышында комбайннарны теркәү һәм техник карау кагыйдәләрен үтәүгә, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешенә (инструктаж үткәрү, куркынычсызлык техникасы өчен җаваплы кешеләр һ.б.), янгын куркынычсызлыгына, комбайннарның теркәү мәгълүматларына һәм бу мәгълүматларның техниканың техник торышына туры килүенә, кирәкле документларга (теркәлү турында таныклык, F категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык) аерым игътибар бирелде.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International