2021 елның 9 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Апас районында булды.
Сәфәр барышында Апас районы башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Гыйсмәтов «Ибраһимов и К» АХП ҖЧҖ хуҗалыгында 400 башка исәпләнгән сөт-товар комплексында барган төзелеш эшләре белән таныштырдылар, «Апас-Мол» ҖЧҖ кырларында хуҗалык комбайнчылары белән очрашу уздырдылар, анда бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды. «Табар» АХП ҖЧҖ хуҗалыгында район хуҗалыклары җитәкчеләре белән әңгәмә үткәрелде, шулай ук яңа азык үзәге дә каралды.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.