9 августта Сарман муниципаль районында чөгендер җыю техникасына ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды. Район аграрийларына техник карауга барлыгы 9 берәмлек чөгендер җыю комбайны һәм 2 төягеч тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелде.
Агрофирмалар техниканың алда торган урып-җыюга яхшы әзерлектә булуын күрсәтте, эшләрне август ахырына планлаштыралар. Техник карап чыккан барлык техника якын арада техник карау узу турында таныклык алырга тиеш.