2021 елның 9 августында «Бөтен гаилә белән ГТО» республика акциясе тәмамланды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

26 июльдән 9 августка кадәр «Бөтен гаилә белән ГТО» республика акциясе узды. Өч җиңүче махсус программа ярдәмендә сайлап алынган. Җиңүчеләр арасында баулылар – Рәмзия һәм Руслан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе дә бар. Акция шартлары буенча, ата-ана һәм балалар тарафыннан ГТО комплексыннан ике күнегүне бергә ясарга: яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту (5 тапкыр) һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү (10 тапкыр) кебек күнегүләр теркәлгән видеоролик яздырырга кирәк булган. «Баулы-информ» редакциясенә Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеева сөйләгәнчә, акциядә бөтен республикадан 30га якын гаилә, шул исәптән Баулыдан да өч гаилә катнашкан. Нәтиҗәдә, өч җиңүче ачыкланган, алар арасында Баулыдан Мөхәммәтҗановлар да булган.

– Бу акция турында 4 нче гимназиянең физик культура укытучысы Гөлназ Наил кызыннан белдек, – дип сөйләде безгә гаилә башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов. Анда бөтен гаиләбез белән катнаштык, әниебез Рәмзия режиссер булды, ә мин һәм балалар: Тимур, Алмаз һәм Ясминә ГТО нормативларын үтәдек. Җиңү аласыбызга шикләнмәдек, әмма җиңүчеләрне махсус программа билгеләячәк булганга ниндидер шик бар иде. Акциядә катнашу кыен булмады, чөнки бу безнең зур спорт тормышыннан бер мизгел генә».

Җиңүчеләр арасында шулай ук Бөгелмә һәм Чүпрәледән дә ике гаилә бар. Җиңүчеләр ГТО символикасы төшерелгән кыйммәтле бүләкләр алачак.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International