Чүпрәле районында «Комбайн» операциясе уза

2021 елның 6 августы, җомга

«Комбайн» операциясе барышында, техниканы имин файдалану максатларында, 3, 4 август көннәрендә Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ, «Эталон Агро» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Низамов», «Хисамов» крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм физик затларда булган урып-җыю техникасын карап чыкты. Барлыгы 36 берәмлек комбайн тикшерелде. 7 берәмлеге хокук бозып кулланыла иде. Теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, тиешле рөхсәт категориясе, техник карау уздыру турында таныклыклар булуына, янгын сүндерү чараларының булуына һәм таләпләргә туры килүенә, яктырту, тормоз тоту, руль идарәсе системасының төзеклегенә һ.б. игътибар бирелде.

Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча 3 күрсәтмә бирелде, 6 кеше Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча җаваплылыкка тартылды.

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International