Питрәч районында «Комбайн» операциясе

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Урып-җыю комбайннарына дәүләт техник тикшерүләрен уздыруны тәмамлау һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 13 июлендәге 01-05/160-пр номерлы боерыгы нигезендә, Питрәч муниципаль районында 2021 елның 20 июленнән башлап шартлы рәвештә «Комбайн операциясе» дигән профилактик рейдлар үткәрелә. 2021 елның 9 августына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерлык бүлеге консультанты катнашында урып-җыю эшләре вакытында кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча күчмә рейдлар уздырды. 

Кырларда эксплуатация вакытында ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау уздыру турында таныклыклар булуына игътибар бирелде. Шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә дә басым ясалды, болар: ут сүндергечләр, аптечка, су, көрәк, лом, сәнәк белән комплектлану, ягулык, май тапкан урыннарның булмавы, двигательләр һәм, гомумән, техник хезмәт күрсәтү торышы.

Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.

Рейдлар барышында 27 берәмлек техника тикшерелде. Билгеләнгән кагыйдәләрне һәм таләпләрне бозу очраклары буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына ачыкланган җитешсезлекләрне аларны бетерү турында, срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча карарлар чыгарылды.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International