Республикада «Комбайн» операциясе дәвам итә. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесенең «Комбайн операциясе» буенча уртак рейдлар уздыру турындагы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н. Серебряков уртак рейд үткәрде.
Операциянең максаты – ашлык һәм терлек азыгы җыю техникасын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү.
«Комбайн» операциясе барышында иң беренче чиратта комбайннарны һәм чапкычларны эксплуатацияләүгә бәйле травмаларны чикләү, теркәү кагыйдәләрен үтәү, дәүләт теркәү билгесе, теркәлү турындагы таныклыкларга, тракторчы-машинист таныклыгына, техник карау узу турында таныклыкка, янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су, көрәк, сәнәк ише кирәк-яраклар һ.б. белән комплектлануга, тавыш һәм яктырту приборлары булуына һәм аларның төзеклегенә, чисталыкка, ягулык, май агып торган урыннарның булмавына игътибар бирелә.
Рейд барышында 15 берәмлек техника тикшерелде. Хуҗалыклардагы механизаторлар белән ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм куркынычсызлык техникасын үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Югарыда санап үтелгән параметрлар буенча хокук бозуларга юл куйган транспорт чаралары хуҗаларына карата административ җәзалар кулланылачак.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.