Балык Бистәсе муниципаль районында «Комбайн-2021» операциясе кысаларында профилактик чаралар уза

2021 елның 6 августы, җомга

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.

2021 елның 4 августында шундый чара Балык Бистәсе районы территориясендә үткәрелде. Рейд барышында 10 берәмлектән артык техника тикшерелде. Механизаторлар белән урып-җыю эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.  

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International