Республикада «Комбайн-2021» операциясе дәвам итә

2021 елның 6 августы, җомга

20 июльдән 20 августка кадәр Татарстанда «Комбайн-2021» операциясе уза.  Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары хуҗалыкларда ашлык җыю техникасын тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Бүген Чистай районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары уртак рейд уздырды. Белгечләр ашлык җыю техникасының, агрегатларның төзеклеген һәм куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерде.

Алар дәүләт билгеләре, теркәлү турында таныклыклар, рөхсәт категорияләре белән таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары, штыклы көрәкләр, себеркеләр белән комплектлануга аерым игътибар бирде. Техника очкыннарны сүндерү җайланмалары белән җиһазландырылырга,  кабызу системасы, тавыш һәм яктырту приборлары төзек булырга тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекторлардан җитди шелтәләр һәм кисәтүләр белдерелмәде. Басуларда барлык янгын сүндерү чаралары белән комплектланган төзек техника эшли. Яктырту приборлары буенча кайбер җитешсезлекләр бар. Барлык хезмәткәрләр белән урып-җыю эшләре барышында техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International