2021 елның 4 августында Баулы районы хуҗалыкларында «Комбайн операциясе» узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Мөхәммәтҗанов, 2021 елның 13 июлендәге 01-05/160-пр номерлы боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районы хуҗалыкларында шартлыча «Комбайн операциясе» дип аталган рейд уздырылды, тикшерү барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- дәүләт теркәлү номерына, теркәүгә алу турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булуына;

- янгын сүндергечләр, аптечкалар, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән комплектлануга;

- тавыш һәм яктырту приборлары булуына һәм аларның төзеклегенә;

- чисталыкка, ягулык аккан җирләрнең булмавына; двигательләрнең торышына һәм тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелүнең уздырылуына.

2021 елның 20 июленнән башлап барлыгы 51 үзйөрешле машина тикшерелде, административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды һәм үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча 3 күрсәтмә бирелде. Район буенча тикшерүләр 2021 елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International