3 август көнне Тәтеш районында «Комбайн-2021» профилактик операциясе кысаларында бүлек җитәкчесе С.А.Балантаев, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, уртак рейд үткәрде. Ике авыл хуҗалыгы оешмасы: «Ш.И.Хөсәенов» һәм «Р.М.Заһидуллин» крестьян-фермер хуҗалыклары тикшерлде. Урып-җыю эшләрендә бу хуҗалыкларда алты ашлык җыю комбайны эшли. Шуларның өчесе хокук бозулар белән файдаланылган, барлык хокук бозулар буенча карарлар чыгарылды. Эссе һава шартларына бәйле рәвештә янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.