2 августта Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарында «Комбайн» профилактик операциясе буенча уртак рейд үткәрелде. Техника янып китү очракларына юл куймау таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлану тикшерелде, шулай ук тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклык, шәхси саклану чаралары, ут приборларының төзеклеге тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.