2021 елның 20 июленнән алып 20 августына кадәр 2021 елның 13 июлендәге 01-05/160 номерлы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе карары нигезендә Татарстан Республикасында «Комбайн операциясе» кысаларында комбайннарга тикшерү уздырылачак.
2021 елның 7 июленнән алып 3 августына кадәр Норлат районында, ЮХИДИ белән берлектә, «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Нурлат арго» ҖЧҖ һәм кретьян-фермер хуҗалыкларында тикшерү уздырыла.
Ачыкланган хокук бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына карата хокук бозуларны бетерү срокларын күрсәтеп, ике күрсәтмә бирелә һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча ике беркетмә төзелә.
Дмитрий Кудряшов - Татарстан Республикасының Норлат шәһәре һәм Норлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.