Әлки муниципаль районында «Комбайн» операциясе уза

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

2021 елның 3 августында «Профилактик «Комбайн операциясе»н уздыру турында» 2021 елның 13 июлендәге 01-05/100 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе карары нигезендә Әлки муниципаль районында рейд уздырыла.

Рейд барышында төп игътибар теркәү документлары, таләп ителгән категориягә туры килүче таркторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турындагы таныклыкларның булуына юнәлтелә, 9 комбайнда медицина аптечкасы, янгын сүндерү чараларының булу-булмавы тикшерелә, ике административ материал төзелә.   

А.Н. Петухов - Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International