Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елга «Юл картасы»ндагы төп чаралар планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатларында, Лаеш муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе бүлеге белән берлектә, ашлык җыю комбайннарын һәм башка үзйөрешле техниканы тикшерү буенча рейд үткәрелде. Операция барышында 24 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча өч административ эш рәсмиләштерелде. Урып-җыю эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча тракторчы-машинистлар белән әңгәмә үткәрелде.
Радик Гәрәев – баш дәүләт инженер-инспекторы.