Урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю комбайннарының саклыгы һәм төзеклеге

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

29 июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы бүлеге, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге белән берлектә, Актаныш бүлеге җитәкчесе катнашында шартлыча «Комбайн операциясе» дип аталган  үзара тикшерү уздырды. Ашлык җыю комбайннары кырларда эксплуатацияләнгән вакытта тикшерелде, түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде:

  1. Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, рөхсәт талоны булуына;
  2. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән комплектлануга;
  3. Тавыш һәм яктырту приборлары булуына һәм аларның төзеклегенә;
  4. Чисталыкка, ягулык аккан җирләрнең булмавына; двигательләрнең торышына һәм тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелүнең уздырылуына.

 Хуҗалык итүнең кече рәвешләрендә ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә хокук бозулар ачыкланды. Фермер хуҗалыклары җитәкчеләре билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән техниканы файдаланган, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган затларга катлаулы техника белән идарә итүгә рөхсәт иткән. Ачыкланган бозулар буенча ике административ эш, күрсәтмә төзелде, ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр һәм аңлатмалар үткәрелде.

           

Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International