ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Профилактик «Комбайн операциясе»н уздыру тырнда» 2021 елның 13 июлендәге 01-05/100-пр номерлы боерыгы нигезендә 2021 елның 2 августында Зәй муниципаль районында рейд уздырылды. Рейд барышында теркәү документларына, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгына, техник карау уздыру турындагы таныклыкка, медицина аптечкасы, янгын сүндерү чаралары булуына махсус игътибар бирелде. Барлыгы 12 комбайн тикшерелде, 1 күрсәтмә бирелде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.