«ГранаТ - Стан Инжиниринг» ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2021 елның 29 июлендә «ГранаТ - Стан Инжиниринг» ҖЧҖ Нурлат районы филиалында, автоколонна җитәкчесе А.В.Павлов белән берлектә, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә техник карау уздырылды. Техник карап чыгу барышында күрсәтелгән документлардагы белешмәләрнең техника белешмәләренә туры килүе, янгын куркынычсызлыгы чаралары, техниканың техник торышы тикшерелде. Карауга 6 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бер техник карау акты төзелде, калган техника техник карау узу турында таныклык алды. 

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International