Апас муниципаль районында «Комбайн-2021» операциясе уза

2021 елның 30 июле, җомга

2021 елның 26 июленнән 28енә кадәр  Апас муниципаль районында «Комбайн-2021» операциясе кысаларында «Апас-Мол» ҖЧҖ хуҗалыгының баш инженеры белән рейд үткәрелде. Операция барышында басуларда эксплуатацияләгәндә 36 берәмлек ашлык җыю комбайны каралды. Тикшерүләр вакытында дәүләт номер билгесе, теркәлү турындагы таныклыклар, файдалануга рөхсәт категориясе булган таныклыклар, техник карау узу турында таныклыклар, шулай ук янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, фляга, көрәк белән комплектлануга аерым игътибар бирелде.

Уртак рейд 2021 елның 4 августына планлаштырыла.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International