2021 елның 29 июлендә «Комбайн» операциясе кысаларында Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында ике районның дәүләт инженер-инспекторлары тарафыннан уртак профилактик рейд үткәрелде. Рейдлар барышында ашлык җыю комбайннары кырда эксплуатация вакытында тикшерелде. Тикшерүләр вакытында беренчел янгын сүндерү чаралары булуга, комбайнчыларның таныклыкларында тиешле категорияләргә аерым игътибар бирелде. Комбайннарда эшләгәндә хезмәт сагы таләпләре дә җиткерелде.
Ачыкланган бозулар буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.