2021 елның 28 июлендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, аның барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карап чыгу һәм тракторчы-машинист таныклыгы бирү мәсьәләләре каралды.

Шул ук көнне Радик Зыятдинов уку сыйныфлары белән танышты, тракторчы-машинистларны әзерләү буенча уку процессын оештыру белән танышты, «Гарант» ИК ҖЧҖ укыту үзәгендә белгеч-механизаторларны әзерләүнең сыйфатын күтәрү буенча киңәшләр бирде.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International