Зеленодольск районында «Комбайн-2021» операциясе уза

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

26 июльдә «Комбайн-2021» операциясе кысаларында Зеленодольск районында ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча районара үзара тикшерү үткәрелде. Рейд барышында эксплуатация вакытында 7 берәмлек техника тикшерелде. Бер ашлык җыю комбайнында техник карап чыгу кагыйдәләрен бозу ачыкланды, шуның өчен вазыйфаи затка ачыкланган бозуларны билгеләнгән срокта бетерү турында күрсәтмә бирелде.

«Комбайн» операциясе агымдагы елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International