Сарман муниципаль районы аграрчылары өчен урак өсте җитте. Соңгы елларда районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулылана, алар үзләренә тагын да күбрәк игътибар таләп итә, аларның техник торышы буенча гына түгел, эштә куркынычсызлык техникасы нормаларын үтәүне дә таләп итә. Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү – бу чордагы иң мөһим бурычларның берсе.
Шуңа күрә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 13.07.2021 ел, №01-05/160-пр боерыгы нигезендә, 2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәрге чорда комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү максатларында, «Комбайн» операциясе үткәрелә.
Әлеге операция кысаларында һәм Сарман муниципаль районында профилактик рейдлар үткәрелә. 26 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә уртак профилактик рейд уздырылды.
Кырларда эксплуатацияләгән вакытта ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә түбәндәге мәсьәләләргә игътибар бирелде:
Дәүләт теркәлү номерына, теркәүгә алу турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булуына;
Янгын сүндергечләр, аптечкалар, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән җиһазланышка;
Тавыш һәм яктырту җайланмаларының булуына һәм аларның төзеклегенә;
Чисталыкка, ягулык аккан җирләрнең булмавына; двигательләрнең торышына һәм тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелүнең уздырылуына.
Профилактик рейдлар барышында «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм районның фермер хуҗалыклары комбайннары тикшерелде.
Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.
Рейд барышында эксплуатация кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланмады, мондый рейдлар 20 августка кадәр даими үткәреләчәк.