Сарман аграр көллиятендә имтиханнар узды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

23 июльдә Сарман аграр көллиятендә «BCEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды. Сынауга барлыгы 38 студент кертелде.

Сынауга кертелгән студентлар арасыннан барлык имтиханнарны да 26 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. 

Имтиханны тапшыра алмаган студентлар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International