Быелның 15 июлендә Буа муниципаль районында республика конкурсы кысаларында ашлык җыю комбайннарының уракка әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган график нигезендә район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык җыю комбайннарының әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирелде. Эшне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Л.Н. Гарипов җитәкчелегендәге комиссия алып барды, аның составында «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т. Хәлиуллин, җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы доценты А.М.Сабирҗанов, шулай ук Буа районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Е.Г. Разбитнов катнашты. Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге ындыр табакларының булачак уңышны кабул итүгә әзерлеген карады. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләренә 150дән артык берәмлектән артык үзйөрешле техника җәлеп итү планлаштырыла. Хәзерге һава торышы һәм бөртекле культураларның иртәрәк өлгерүе конкурс үткәрү шартларына төзәтмәләр кертте, шуңа күрә конкурс турыдан-туры кырларда үткәрелде. Киләчәк уңышны җыеп алуга әзерлекне кабул итү буенча конкурс уздырылган сигез авыл хуҗалыгы предприятиесе арасында «Авангард» ҖЧҖ (70 балл), «Коммуна» ҖЧҖ (69 балл) һәм «Ямбулат» АХК (68 балл) хуҗалыклары алдынгы урыннарны алды. Моннан тыш, конкурс барышында комиссия ашлык җыеп алынган мәйданнарны эшкәртү һәм хуҗалыкларда булган МТП егәрлекләренә дә игътибар итте.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.