Быелның 15 июлендә Лениногорск районы хуҗалыкларында 2021 елгы урып-җыю эшләренә комбайннарны кабул итү булды. Быел бөртекле культураларны урып-җыю, алдагы еллар белән чагыштырганда, иртәрәк башланды, моңа эссе һәм коры җәй сәбәпче булды.
Кабул итүдә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Илнур Сафин, «Әлмәт» САС ФДБУ директоры Мөгтәсим Мәмәтов, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе Илнур Галимов, комиссия әгъзалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Лениногорск районы хуҗалыклары механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасының техник әзерлеген турыдан-туры басуларда эш барышында күрсәтте.
Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме аптечкалары белән комплектлануын тикшерде, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Аерым игътибар техниканың герметиклыгын тикшерүгә бирелде. Механизаторларның төп максаты – уңышны җыю белән берлектә, бу эшне югалтуларсыз башкару!
15 июльгә район кырларында 30 берәмлеккә якын ашлык җыю комбайны урып-җыю эшләренә керешкән.
Илнур Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе, баш дәүләт инженер-инспекторы.