Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2021 елгы урып-җыю эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерлекләрен тәэмин итү максатларында, быелның 15 июлендә Теләче районындагы АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасын кабул итү булды. Моның өчен төзелгән комиссиядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чараларда шулай ук район башлыгы Н.Н. Хаҗипов та катнашты. Алар ашлык җыю техникасының алда торган эшләргә әзерлеген карап чыктылар һәм бәя бирделәр, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, хезмәт хакын бәяләү мәсьәләләре өйрәнелде.
Комиссия әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде, нәтиҗәдә 1 нче урынны «Алан» ҖЧҖ алды, 2-3 нче урыннарда – «Игенче» ҖЧҖ һәм «Агролак» ҖЧҖ.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.