Тәтеш муниципаль районында урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерү

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

2021 елның 12 июленнән башлап Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табагы җиһазларының ашлыкларны урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларының әзерлеге буенча конкурс үткәрелә. 2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А. Садриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты В.А.Видманов, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Н.С. Кудряшов һәм Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.А. Балантаев, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы комиссия 2021 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек буенча 8 хуҗалыкны тикшерде. Ашлык җыю техникасының, туфракны төп эшкәртү агрегатларының, ындыр табагы җиһазларының әзерлеге тикшерелде. Шулай ук һәр хуҗалыкта Татарстан Республикасы АСК оешмасында ирекле янгын дружинасы булуы да тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде, беренче урында – «Колос» ҖЧҖ, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ һәм өченче урында – «Татарстан» ҖЧҖ.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International