Яңа Чишмә районында «Комбайн» операциясе башлана

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 13 июлендәге 01-05/100-пр номерлы боерыгын үтәү максатында, урып-җыю эшләре вакытында куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен, 2021 елның 20 июленнән Яңа Чишмә районында «Комбайн» профилактик операциясе башлана.

Операция барышында күрше районнарның дәүләт техник күзәтчелек  бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре катнашында ашлык җыю комбайннарының техник торышын, техник карау узу турында таныклыкларны, теркәү документларын, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урнаштыруны, механизаторда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү буенча уртак рейдлар планлаштырылган. Янгын сүндерү чаралары (2 ким булмаган янгын сүндергечләр, себеркеләр, көрәк, лом, су, күн һ.б.) белән комплектлануга, медицина аптечкалары булуына аерым игътибар биреләчәк.

Хокук бозу очраклары өчен, шул исәптән эксплуатация өчен җаваплы вазыйфаи затларга да, Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ җәзалар каралган.

Операция 2021 елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International