Ашлык суктыру техникасын 2021 ел уңышын җыюга кабул итү

2021 елның 16 июле, җомга

2021 елның 14 июлендә Чистай муниципаль районында ашлык суктыру комбайннарының 2021 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-кабул итү узды.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлекләрдәге җитәкчеләре һәм баш белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай районы бүлеге җитәкчесе кергән конкурс комиссиясе чыгарып бастырылган ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, урып-җыюның сыйфатына карата таләпләр җиткерелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Чистай» АФ ҖЧҖ алды, икенче урында – «Кама аръягы-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Чистай-Агро» ҖЧҖ.

 

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International