Әтнә районында комбайннар кабул ителде

2021 елның 16 июле, җомга

15 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе 2021 елгы урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерде, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Р.К.Сабиров катнашты. Барлык системаларны тикшереп, урып-җыю комбайннары карап чыгылды, техниканың янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылуына, саклагыч күннәрнең төзеклегенә, тышкы яктылык приборларының, сигнализация чараларының төзеклегенә игътибар бирелде. Гомуми файдаланудагы юллар буенча хәрәкәтне оештыру, быелгы һава шартларын исәпкә алып, түбән сортлы культураларны җыйганда ихтимал югалтуларны киметү буенча киңәшләр бирелде. Кабул итүдән соң комбайннар турыдан-туры басуларга, урып-җыюга кереште. Комиссия комбайннарның һәм ындыр табакларының урып-җыю эшләренә югары дәрәҗәдә әзерлеген бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК алды.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International